Апаста урманнарда янгын куркынычын кисәтү буенча киңәшмә узды
Биредә урман темасы буенча сөйләштеләр.
(5 март, “Апастово-информ”).
Киңәшмәдә урман хуҗалыгының эшчәнлеге хакында сүз барды һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын кисәтү максаты куелды. Биредә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров, район башлыгы Айрат Җиһаншин, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Буа урманчылыгы җитәкчесе Илнар Гатауллин эшчәнлек буенча чыгыш ясады һәм бурычлар хакында сөйләде.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күрсәтмәләр һәм киңәшләр бирде.
Урман – безнең байлыгыбыз. Аларны саклау өчен күмәкләшеп эшләргә кирәклеге ассызыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев