Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста Үзәк чыршы ябылды!

Апасның Үзәк ял паркында искечә Яңа елны каршылау, Үзәк чыршыны ябу чарасы узды.

(13 гыйнвар, “Апастово-информ”).



Райондашларны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров котлады.
“Районыбызда барлык өлкәләрдә дә зур бурычлар тора. Тырыш хезмәтебез, бердәмлегебез белән ирешербез дип ышанабыз. Иң мөһиме – бу ел җиңү алып килсен, районыбыздан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр сау-сәламәт кайтсын”, - диде ул һәм Яңа ел бәйрәмендә халыкны ял иттергән оешмаларга рәхмәтен белдерде.
Бәйрәм барышында иң матур бизәлешле оешма һәм шәхси йортлар хуҗалары да бүләкләнде.
Матур җырлар яңгырады, райондашлар театральләшкән тамаша карады.
Шушы ук көнне Апас урамнары буйлап бизәлгән машиналар парады узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев