Апаста узган “Тоннель” кагыйдә бозучыларны ачыклады
Казан-Ульян юлының 77нче чакрымында “Тоннель” операциясе узды.
(1 февраль, “Апастово-информ”).
Ул иртәнге сәгать 6дан сәгать 8гә кадәр үтте. Әлеге вакыт эчендә юлда йөргән барлык транспорт чараларына да игътибар бирелде. Ә төп игътибар – автобусларга юнәлтелде.
“Тоннель” барышында 1 автобус хуҗасы җәза алды. Аның транспорт чарасында төзексезлекләр ачыкланды. Шулай ук куркынычсызлык каешын эләктермәгән 2 кешегә, транспорты техник карау узмаган 1 кешегә беркетмә төзелде”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев