Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апаста «Ватанны саклаучылар» фонды хәрбиләрне кайгырта

Россия Президенты 2023 елның апрелендә «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондын гамәлгә куйды. Оешма үз эшен 1 июньнән башлады. Әлеге хезмәт безнең районда да оешты.

“Ватанны саклаучылар” Фонды ветераннар мәсьәләләрен хәл итүдә өстәмә мөмкинлек булдыру, сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, һәлак булганнарның гаиләләренә аерым игътибар бирү максатыннан булдырылды. Ул районның социаль фонд бинасында урнашкан. Фонд филиалы социаль координаторы Гөлназ Фәхретдинова райондашларга төрле юнәлешләрдә ярдәм итә.



- “Ватанны саклаучылар” дәүләт Фонды махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүче коммерцияле булмаган һәм волонтер оешмалары белән тыгыз элемтәдә эшли. Фондка төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Мисал өчен, социаль түләүләр, психологик ярдәм оештыру, эшкә урнаштыру, яңа һөннәр алу, төрле документлар юллаганда без теләп булышабыз. Соңгы вакытта таныклык алырга, төбәк түләүләрен, торак-коммуналь хезмәтләргә ташламаларны җайга салырга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Һәркемгә шәхсән якын килеп, махсус хәрби операциядә катнашучылар яки аларның гаилә әгъзалары, ветераннар белән тере аралашып эшләргә тырышабыз, - ди Гөлназ Фәхретдинова.



Татарстан Республикасы буенча “Ватанны саклаучылар” фондының Апас районындагы социаль координаторы районның социаль фонд бинасындагы 4 бүлмәдә кабул итә. (Гагарин урамы, 11 йорт). Элемтә өчен телефон: 89393189878.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев