Апаста халык җыеннары башланды
Җыеннар Олы Болгаер, Әлмәндәр, Зур Күккүз, Чүри Бураш җирлекләрендә узды.
(15 нче гыйнвар, “Апастово-информ”).
Халык җыеннары район башлыгы Айрат Җиһаншин, урынбасарлары, төрле өлкә җитәкчеләре катнашында уза. Авыл җирлеге башлыклары узган елда эшләнгән эшләре буенча чыгыш ясадылар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов Дәүләт программалары, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин төрле авырулардан саклану чаралары турында чыгыш ясадылар.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды. Халыктан булган сорауларга җавап бирде.
“Халык җыеннарында без халык белән очрашабыз. Узган елда язып алынган мөрәҗәгатьләр үтәлгәнме?, юкмы? икәнен анализлыйбыз. Шулай ук сораулар һәм мөрәҗәгатьләрне язып алып, үзебезгә эш планына кертәбез”, - диде район башлыгы.
Иртәгә халык җыеннары Идрәз, Иске Йомралы, Табар-Черкене, Биеш авыл җирлекләрендә дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев