Апаста халык җыены узды
Шәһәр тибындагы Апас бистәсе башкарма комитеты узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, яңа максатлар билгеләде.
(29 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Халык җыенда район башлыгы Айрат Җиһаншин, район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов, район прокуроры Зөфәр Абитов, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты. Апаслылар да актив һәм бердәм булып килделәр.
Шәһәр тибындагы Апас бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина бирегә килгән халыкны җылы сәламләп, узган елда башкарылган эшләр хакында чыгыш ясады, төгәл саннарга тукталды.
Луиза Сафина билгеләп үткәнчә, шәһәр тибындагы Апас бистәсе башкарма комитеты халык мөрәҗәгатьләрен карау һәм үтәү өстендә даими эшли. Халыктан җыелган үзара салым акчалары да тиешле максатларда тотыла. Шәһәр тибындагы Апас бистәсе башкарма комитеты чисталыкка аеруча зур игътибар бирә. Урам юллары үзвакытында кардан арындырыла, чүп контейнерларының тирә-юне дә тәртиптә тора. Әлеге мөһим эш тырыш хезмәткәрләр көче белән башкарыла.
Апас бистәсе республика программаларының да ярдәмен тоя.
- Узган ел безнең коллектив өчен аеруча шатлыклы булды. Шәһәр тибындагы Апас бистәсе башкарма комитеты бинасына капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелде. Бинабыз танымаслык булып яңарыш кичерде. Республикабыз җитәкчелегенә, район башлыгы Айрат Җиһаншинга барлык хезмәттәшләрем исеменнән ихлас рәхмәтемне җиткерәм, - диде Луиза Сафина.
Апас шәһәр тибындагы поселогы Мәскәүдә узган 2025 елда «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсында «Шәһәр төзелеше сәясәте, уңайлы мохит тәэмин итү" номинациясендә 2нче урынны алган.
Җыенда халык үзен кызыксындырган сорауларын яңгыратты.
Апасның Кооператив урамында яшәүче Миләүшә апа Вәлиуллина шалтыратып, район башлыгы Айрат Җиһаншинга рәхмәтен җиткерүне сорады.
- Апасыбыз көннән-көн яңарыш кичерә, матурлана. Безнең урамыбыз да яңа асфальт юллы булды. Урамга чыгасы килеп кенә тора. Кичен дә яп-якты. Бик күңелле. Рәхмәт, район башлыгыбызга, - диде Миләүшә апа.
Ул Апас шәһәр тибындагы башкарма комитеты хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтен юллады.
- Ялгызым гына яшәгәч, Апас шәһәр тибындагы башкарма комитетына еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Гозеремне беркайчан да кире какмыйлар. Биредә хезмәт куючы егетләр җәен капка төпләремне чүп үләннәреннән арындырып торалар. Кирәк вакытта трактор белән дә киләләр. Исән-сау булсыннар, күңел тынычлыгы белән яшәсеннәр, - диде Миләүшә апа Вәлиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев