Апаста хәрбиләрнең балаларына Татарстан Республикасы Рәисенең бүләкләре тапшырылды
Апаста махсус хәрби операциядә катнашучы яисә катнашкан хәрбиләрнең балалары Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Яңа ел бүләкләрен алдылар.
(25 декабрь, “Апастово-информ”).
Махсус хәрби операциядә катнашучы яисә катнашкан хәрбиләрнең 0 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча татлы Яңа ел бүләкләре әзерләнгән. Шундый бүләкләр Апас районына да кайтты. Татлы күчтәнәчләрне район башлыгы Айрат Җиһаншин шәхсән үзе тапшырды һәм Татарстан Рәисенең иң җылы теләкләрен җиткерде.
“Яңа ел иң тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне һәркем үзенә ниндидер могжиза көтә. Шушы максаттан Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы да бәйрәм белән котлап, балаларга бүләкләр әзерләгән. Хөрмәтле әти-әниләр! Кадерле балалар! Татарстан Рәисе исеменнән барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет-шатлык, уй-хыялларыгызның чынга ашуын телим”, - дип тәбрикләде район башлыгы.
Бүләкләү тантанасында балаларны төрле әкияти курчаклар каршы алды. Кунакларны шулай ук Кыш бабай белән Кар Кызы да сәламләде. Апасыбызның сәләтле балалары матур чыгышлары белән тантанага ямь өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев