Апаста “Зәлидә”ле “Күрше фест” фестивале башланып китте
Каратун станциясенең Төзүчеләр урамында яшәүче күршеләр күңелле ял иттеләр.
(7 нче август, “Апастово-информ”).
«Күрше фест» бәйгесе «Безнең ишегалды» программасының дәвамы һәм ил масштабында моңарчы күрелмәгән проект.
Әлеге бәйгегә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт биргән иде. «Күрше фест» – халык арасында күршелек культурасын үстерүгә, Татарстан ишегалларында гаилә һәм күршелек традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән проект. Анда үзләре яшәгән ишегалларында кызыклы вакыйгалар үткәрергә теләгән инициативалы гражданнар һәм моңа әзер булган оешмалар катнашты.
Әлеге бәйгедә безнең районнан "Беренчеләр хәрәкәте"гомумроссия иҗтимагый дәүләт бүлекчәсенең Апас җирле бүлекчәсе командасы җиңү яулады.
“Безнең проект балалар һәм яшьләрнең мәдәнияткә кызыксынуын арттырырга ярдәм итә. Апас районында күпчелек татар милләтле кешеләр яши. Әлеге чараны оештырырга ниятләгән йортларда яшәүчеләргә анализ ясап, биредә күпчелек татар милләтле кешеләр яшәвен ачыкладык. Шуңа күрә үткәреләчәк чаралар да шундый кызыклы проект аша татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен популярлаштыруга һәм саклауга юнәлдереләчәк. Без сайлаган ишегаллары барысы да "Безнең ишегалды" программасы кысаларында ремонтланган иде. Болар Апас район үзәгендәге Яшьләр, Салават Кәримов урамнарында урнашкан күп фатирлы йортларның һәм Каратунда Төзүчеләр урамында урнашкан күп фатирлы йорт ишегалды. Әлеге чараның һәрберсе татар биюе "Зәлидә"дән башланачак, үзебезнең җирле артистлар чыгыш ясаячак”, - диде Апас районындагы «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлеге белгече Румия Идрисова.
“Күрше фест” чарасының беренчесе Каратун станциясенең Төзүчеләр урамында узды.
“Алдынгылар хәрәкәте” тарафыннан милли бизәкле брошкалар тәкъдим ителде. Балалар белән бергәләп олылар да яратып буядылар һәм үзләренә алдылар.
“Без бүген Каратунга кисеп ясалган милли бизәкле брошкалар алып килдек. Яшьтәшләребез дә, әти-әниләр дә, балалар да бик яратып буядылар”, - диде Инзилә Усманова.
Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан “Зәлидәле” кич оештырылды. Милли уеннарда барысы да бик теләп катнаштылар. Каратун йолдызларына һәм үзешчәннәргә кушылып җырладылар, биеделәр. Күршеләр бер-берсе белән күрешеп сөйләште, яшьлекләрен искә алдылар. Зур курчаклар белән фотога төштеләр.
“Быел Татарстан Рәисе каршында бик матур һәм күңелле чара буенча бәйге оештырылды. “Алдынгылар хәрәкәте” исеменнән катнашып без җиңү яуладык. Бүген районыбыз халкына “Милли бизәк”дигән кичә тәкъдим итәбез. Һәр килгән кеше үзләренә милли бизәк ясыйлар. Күңелле итеп ял итәбез”, - диде Румия Идрисова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев