Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апастан кабат гуманитар ярдәм китүе көтелә

Бу юлы махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәмне райондашлар исеменнән Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев, Апас аграр көллияте директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов һәм ветеран десантчылар оешмасы җитәкчесе Зөфәр Зәмдиханов тапшырачак.

(14 июль, “Апастово-информ”).



16нчы июльдә Апастан гуманитар ярдәм кузгалачак. Бүгенге көндә егетләргә генераторлар, бензопычкылар, көрәкләр, квадрокоптерлар кирәк. Киемнәр, гигиена әйберләре, озак саклана торган азык-төлек, гомуми кулланылыштагы медикаментлар да кабул ителә. Әйберләрне, азык-төлекне Каратун авыл җирлегенә китерү сорала. Шулай ук акчалата ярдәм дә хәрбиләргә зур ярдәм булачак. Аз гына ярдәмебез дә егетләребезнең җиңүгә рухын арттырсын иде. Игелекле эшкә бердәм кушылыйк!
Белешмәләр өчен телефон: 32-4-72; 89274102535.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев