Апастан Кәүсәрия апа Нигъмәтҗанова: “Игътибардан күңел тулды”
Апаста яшәүче Кәүсәрия апа Нигъмәтҗанова район башлыгы исеменнән Яңа ел күчтәнәче алды.
(24 декабрь, “Апастово-информ”).
Кәүсәрия апа күңеле тулып, хәбәргә чыкты. “Район җитәкчелеге бер дә игътибардан калдырмыйлар. Шалтыратып, хәлемне белешеп, ярдәм итеп торалар. Бу юлы да бәйрәм алдыннан күчтәнәчләр биреп сөендерделәр”, ди ул үзе.
Кәүсәрия апаның улы Ринас Нигъмәтҗанов контракт буенча махсус хәрби операциядә хезмәт итте һәм батырларча һәлак булды.
“Бер дә җибәрәсе килмәгән иде. Әмма ул сүзендә нык булды. Дүрт тапкыр сугышка кереп, исән чыкты ул. Ләкин соңгы керүендә аны югалталар. Улым – чын Герой! Ул нәселебез Герое. Кушаматы да Апас иде аның. Туган ягын бик тә яратты. Илен, гаиләсен, туганнарын, дусларын яратуын гамәлләре белән исбатлады. Ил сагына китеп батырларча һәлак булды. Батырлык ордены белән дә бүләкләнде”, - дип горурланып та, күз яшьләре аша да сөйли Ана.
Кәүсәрия апа хәзер дә җитәкчелекнең игътибарын тоеп яшәгәнлеген рәхмәтләре аша белдерә.
“Барысына да чын йөрәктән рәхмәт. Дөньялар тыныч булсын иде, бер Ата-Анага да бала хәсрәтләре күрергә язмасын. Батыр улларыбыз мәңге исебездә”, - ди Кәүсәрия апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев