Апастан кечкенә Илданның теләге чынга ашты
Апастан Илдан Галиев “Теләкләр чыршысы” Бөтенрәсәй акциясендә катнашты.
(27 декабрь, “Апастово-информ”).
Аның теләге чынга ашты. Илданга “Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк тапшырылды.
Әлеге бүләкне район башлыгы Айрат Җиһаншин Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә тапшырды.
Илданның әтисе бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Ул контракт төзеп, Ил иминлеге сагына басты.
“Теләкләр чыршысы” акциясен күргәч, катнашырга булдык. Улыбыз акыллы колонка теләгән иде. Яңа ел алдыннан могҗизага ышанып, без дә хыялларны тормышка ашырып карарга булдык. Махсус хәрби операциядә катнашучының баласы буларак акциядә бәхетебезне сынап карадык”, - диде әнисе Лениза Галиева.
Илдан Галиев чын күңелдән сөенде, Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләр сөйләде, рәхмәтен әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев