Апастан киткән гуманитар йөк егетләргә барып җитте
Гуманитар ярдәмне махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге делегация илтеп тапшырды.
(23 октябрь, “Апастово-информ”).
Һәрбер хәрби өчен, мобилизацияләнгән яки контракт белән хезмәт итүенә карамастан, шәхси посылкалар әзерләнде. Егетләргә гаиләләре дә исемле посылкалар җибәрде. Азык-төлекләр, кием-салымнар, кирәк-яраклар, машиналар – барысы да махсус хәрби операция зонасына барып җитте һәм егетләргә тапшырылды. Район җитәкчелеге егетләрнең хәлен белеп, сәламәтлекләре, яшәешләре белән дә кызыксынды. Алар белән очрашып сөйләште, ярдәм чараларын тәкъдим итте.
“6 тәүлек юлда. Без – кайту юлында. Барысы да әйбәт. Егетләргә туган як күчтәнәчләрен тапшырдык, сәламнәрне җиткердек. Үзләре дә күп сәламнәр һәм рәхмәтләр әйтеп калды”, - дип хәбәр итә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев