Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апастан мобилизациядә катнашучыларга чираттагы ярдәм китте

Бу юлы егетләргә ярдәмне райондашларыбыз исеменнән Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев, Апас аграр көллияте директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов һәм ветеран десантчылар җитәкчесе Зөфәр Зәмдиханов тапшырачак.

(17 июль, “Апастово-информ”).



“Мобилизация кысаларында махсус хәрби операциядә булган егетләргә кабат гуманитар ярдәм китә. Ярдәм чараларын әзерләүдә бик күп кешенең өлеше кергән. Район башлыгы, Район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән барыгызга да зур рәхмәт. Бу эшләр дәвамлы булсын иде. Ерак юлга чыгучыларга уңышлы юллар телибез. Ә егетләргә исән-сау кайтырга насыйп булсын”, - диде район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов.
“Бүген ерак юлга кузгалабыз. Барлык җылы сүзләрегезне, матур теләкләрегезне егетләргә җиткерербез. Район җитәкчелегенә, барлык иганәчеләргә, үзеннән өлеш кертүче һәркемгә олы рәхмәт”, - диде Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев.
Уңышлы юллар насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев