Апастан Насыйбуллиннар гаиләсе гуманитар ярдәм тапшырды
Апаста яшәүче Рафаэль һәм Гөлнур Насыйбуллиннар гаиләсе ярдәм чараларыннан бер дә читтә калмый.
(11 сентябрь, “Апастово-информ”).
Алар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән сулар алып килеп тапшырдылар.
“Туган яктан читтә Ил иминлеге өчен өлеш кертүче якташларыбызга теләктәшлек белдереп, без дә үз өлешебезне кертергә булдык. Гаиләбез белән киңәшеп сулар алдык”, - ди Гөлнур апа.
Гуманитар ярдәм җыю үзәге эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьләрдә эшли. Ул “Алга” яшүсмерләр клубында урнашкан.
Җыю пунктында исемле, шәхси юлланган әйберләр дә кабул ителә.
Изге эшкә кушылучылар күбрәк булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев