Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

“Апастово – информ” филиалы яңа машиналы булды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов “ТАТМЕДИА” җәмгыяте филиалларына тантаналы шартларда яңа 49 автомобиль тапшырды.

(24 декабрь, «Апастово-информ»)



“Хөрмәтле журналистлар! Яңа ел белән тәбрикләп, яңа машиналы булуыгыз белән дә котлыйм. Сезнең мәгълүмат республика, район җитәкчелеге, идарә итү карарлары кабул иткәндә бик мөһим. Халык белән аралашып, аларның фикерен белеп тору да бик кирәк безгә. Уртак хезмәтебез өчен рәхмәт әйтәм. Республика уңышы күп нәрсәләргә нигезләнгән. Медиа, гомумән пресса роле бик әһәмиятле. Исән-имин йөрегез, машиналарыгызны, иң беренче чиратта, үзегезне саклагыз. Хәерле сәгатьтә!”-диде Рөстәм Миңнеханов, журналистларны тәбрикләп.
Яңа машинага ия булган 49 филиал арасында без дә – “Апастово-информ” филиалы да бар. Хәвефсез, имин юллар, хәерле эшләр, күңелле очрашулар насыйп итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев