Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Әти-әни булу - олы бәхет

2024нче елдан гомуми диспансеризациягә репродуктив сәламәтлек тикшеренүе дә өстәлде.

(4 май, «Апастово-информ»)


Әлеге төр диспансеризация хакында тулырак район үзәк хастаханәсе табибы Филипп Карабанов сөйләде.

-Филипп Николаевич, нәрсә ул - репродуктив сәламәтлек? Аңлатыгыз әле?

Өлкәннәрнең һәм балаларның сәламәтлеген яхшыртуга юнәлтелгән чаралар репродуктив сәламәтлекне бәяләүне дә үз эченә ала. Репродуктив сәламәтлек - балага узу һәм бала тудыру, сәламәт бала алып кайту, СПИД һәм венерик авырулардан саклау гарантияләре булып тора.

- Әлеге программа буенча тикшеренүләр кемнәргә тәкъдим ителә?

-Программа нигезендә, 18 яшьтән 49 яшькә кадәр һәрбер кеше әлеге диспансеризацияне үтәргә тиеш. Чөнки, диспансеризация үтеп, теләсә нинди авыруны да үз вакытында ачыклап була. Иртә ачыкланган чирне дәвалавы да җиңел һәм кеше гомерен дә саклап калу мөмкинлеге зур.

- Репродуктив диспансеризациянең максаты нидә?

- Репродуктив сәламәтлек буенча проблемалар хатын-кызда да, ир-кешедә дә булырга мөмкин. Күп очракта әлеге проблемалар тиз генә ачыкланмый. Шуңа күрә, балагу узуда яисә бала көткәндә кыенлыклар булмасын өчен профилактик чараларны алдан ук күрергә кирәк. Ир белән хатын әти-әни булу бәхетеннән мәхрүм калмасын иде. Репродуктив сәламәтлекне тикшерү исә булган проблемаларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Ә әлеге проектның төп максаты – балалар тууны арттыру.

-Тикшеренүләрнең тәртибе ничек?

-Тикшеренүләр ике этаптан тора. Ир-атлар башта хирург янында булалар, анкета сорауларына җавап бирәләр. Хатын-кызлар шулай ук электрон рәвештә анкета тутыралар. Аннары табиб-гинеколог карый, анализлар алына. Беренче этап нәтиҗәләре буенча табиб тарафыннан берәр нәрсә ачыкланса, ир-атлар да, хатын-кызлар да өстәмә тикшеренүләр узу максатыннан Казанга җибәрелә. Анда анализлар кабат алына, УЗИ тикшеренүе һәм кабат табиб консультациясе каралган. Болар барысы да бушлай башкарыла. Бары тик паспорт һәм медицина полисы кирәк булачак. Һәр кеше үз сәламәтлегенә җаваплы карап, вакытында тикшеренү узарга тиеш. Әти-әни булу - олы бәхет. Ә сәламәт балалар - безнең киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев