«Автосессия»нең җиңүчеләре билгеле
Апас аграр көллиятендә “Автосессия-2023” республика бәйгесенең район этабы узды
(15 сентябрь, “Апастово-информ”)
Ул аграр көллият студентлары арасында узды. Биредә районның ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсе Буа бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова катнашты.
Бәйге Дәүләт техник тикшерүен узу, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, җиңел автомобильдә фигуралы йөрү наминацияләрен үз эченә алды.
4 курс студентлары арасында барган каты көрәш нәтиҗәсендә әлеге конкурста иң яхшы катнашучылар ачыкланды, алар бүләкләргә лаек булды.
1 урынны - Моратов Илмаз, 2 урынны - Камаев Александр, 3 урынны - Сибгатуллин Рамил яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев