Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты

Халык белән очрашып, ачыктан-ачык сөйләшүләр Югары Акхуҗа, Сатмыш, Болын-Балыкчы авыл җирлекләрендә узды.

(24 гыйнвар, "Апастово-информ").


  Җыеннарда район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район прокуроры Зөфәр Абитов, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты. 
Авыл җирлекләре башлыклары авылларда башкарылган мөһим эшләр һәм яңалыклар белән таныштырдылар. Халыкны борчыган сораулар да игътибарга алынды. 
Район башлыгы Айрат Җиһаншин үзенең чыгышын  хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда булышлык күрсәткән авыл халкына олы рәхмәт сүзләрен җиткерүдән башлады. Районда, авылларда башкарылган эшләргә тукталды һәм алда торган мөһим проектлар белән таныштырды.
"Ел башында бергәләп максатлар билгелибез. Һәрбер җирлекнең үз нигезе, үз юнәлеше булырга тиеш. Моның өчен халыкның актив булуы кирәк. Ил, республика, район тарафыннан төрле ярдәм чаралары каралган. Районның социаль-икьтисади үсешен күтәрү көндәлек эшебез. Бүгенге көндә районда яңа эш урыннары булдыру, авылларга яшьләрне җәлеп итү - төп бурычларның иң мөһиме булып тора", - диде Айрат Җиһаншин.
Район башлыгы 2025 елның истәлекле вакыйларга бай булуын билгеләп узды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылауга, районның 95 еллыгын билгеләп узуга әзерлек башлануы хакында да әйтте.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр, аларның гаиләләре һәрьяклап кайгыртылуын ассызыклады, демография, халык сәламәтлеген саклау, авылларны яшәтү һәм яшьләрне җәлеп итү мәсьәләләренә тукталды.
"Илдә барлык федераль программаларны саклап кала алдык. Алар арасында авыл территорияләрен комлекслы үстерү программасы да уңышлы эшләп килә. Республика үз программаларын тәкъдим итә. Район аларда актив катнаша. Сезнең районда да программалар нәтиҗәле тормышка ашырыла. Авылларга һәрчак игътибар кирәк", - диде Илдар Гыйльметдинов.
Район прокуроры Зөфәр Абитов соңгы вакытта мошенниклык очраклары киң таралуын искәртте, сак булырга киңәш итте. 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов авыл хуҗалыгы өлкәсендә Дәүләт программалары һәм анда катнашу тәртипләре турында сөйләде.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин терлекләрдә очрый торган авыруларга каршы профилактика турында һәм терлек алганда сак булырга өндәде.
Югары Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев авылларда урам утларын яңарту, юлларны һәм күперләрне төзекләндерү мәсьәләләренә тукталды. Карамасар авылында яшәүче Раилә Салавиева “Чиста экология” һәм “Кайгырту”коммерцияле булмаган оешма эшчәнлеге белән якыннан таныштырып, чишмәләрне һәм күлләрне чистарту, табигый байлыкларны саклауны яшь буынга җиткерү кирәклеген ассызыклап, бу юнәлештә социаль проектларны тормышка ашыру уен җиткерде.
Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Юрий Бушуев белдерүенчә, республика программасы нигезендә Кабыккүпер авылында ут линияләре алмаштырылган, 20 яктырткыч куелган. Бия елгасы аша узучы күпер төзекләндерелгән, район бюджеты нигезендә фельдшер-акушерлык пункты яңартылган, клубларга газ котеллары сатып алынган, җирлектәге үләт базларының тирә-юньнәре тотып алынган. Авыл җирлеге башлыгы быел да эшләр дәвам ителәчәге хакында әйтте. Яңа җитәкче буларак,  халыкның бердәм булуын билгеләп узып, рәхмәтен җиткерде.
Болын-Балыкчы авыл җирлегендә халык мөрәҗәгате буенча мөһим эшләр башкарылуы хакында әйтелде. "АгроАктив" хуҗалыгы оешмасының эшчәнлеге үрнәк итеп куелды.
“2025 елда үзара салым акчасына Болын-балыкчы һәм Кормаш авылларының урамнарын төзекләндерүне дәвам итү, шулай ук ике авылның урам утларын яңарту, светодиодлы лампалар алу күздә тотыла. Болын-Балыкчы авылында су башнясына капиталь ремонт таләп ителә”, - дип белдерде Болын-Балыкчы авыл җирлеге башлыгы Ленар Гайнетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев