Багыш авылының оста куллы апалары хәрбиләргә өй токмачы әзерли
Багыш авылы клубында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга өй токмачы кисәләр.
(11 ноябрь, “Апастово-информ”).
“Егетләргә ярдәмнәрне даими әзерлибез. Җылы киемнәр дә, азык-төлек тә җибәрәбез аларга. Бу арада якташларыбызга кабат өй токмачы кистек. Апалар бердәм булып кушылдылар изге эшкә. Бүген егетләр якыннарыннан еракта, салкын, авыр шартларда Җиңү хакына хезмәт итә. Без әзерләгән өй ризыгын ашап, туган як җылысын тойсыннар иде. Барлык хәрбиләрнең дә тиз арада исән-имин килеш әйләнеп кайтуларын телибез” – дип хәбәр итә Багыш авыл клубы мөдире Сания Вафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев