Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

“Бакчабыз иртә яздан кара көзгә кадәр шау чәчәктә”

Финанс министрлыгының Апас районы Казначылык Департаментының территориаль бүлеге бакчасы да чәчәкләргә, агач, куакларга күмелгән.

(6 ноябрь, «Апастово-информ»)


 

Розалар тирә-юньгә матурлык һәм хуш ис өләшә.
-Бакчабыз иртә яздан кара көзгә кадәр шау чәчәктә. Бик күп розалар утырттык. Зәп-зәңгәр ирисләребез, төрле төстәге пионнарыбыз бар. Бакчадагы чәчәкләр бер-берсен тулыландырып тора. Хәзерге вакытта да “октябринка”лар каршы ала. Җиләк-җимеш агачлары бакчасын да карап, пөхтәләп торырга тырышабыз. Матур чәчәкләрен карап сокланабыз, аннан җимешләре белән сыйланабыз. Бу матурлыкка барыбызның да өлеше кергән. Өмәләргә чыгабыз, сулар сибәбез, утыйбыз, аклыйбыз. Һәр участокның җаваплы кешеләре билгеләнгән. Һәрберебез актив катнашырга тырыша. Күп вакытыбыз хезмәттә уза. Биредә безнең икенче өебез инде, - ди җитәкче урынбасары Лилия Зәйнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев