Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Балалар бакчасында китапханә кирәкме?

Апасның “Салават күпере” балалар бакчасында “Балалар бакчасында китапханә кирәкме?”, – дигән темага түгәрәк өстәл артында кызыклы сөйләшү булды.

(1 август, «Апастово-информ»)


Әлеге балалар бакчасы районда милли юнәлеш буенча  белем һәм тәрбия үзәге булып тора. Бакча коллективы, балалар безне бәйрәмчә каршы алдылар. Залда төрле –төрле рәсемле китаплардан күргәзмә дә куелган.

Ни өчен балаларны кечкенәдән китап укырга өйрәтергә кирәк? Беренче сорауга бакча тәрбиячеләре үзләренең фикерләрен җиткерделәр.

– Кечкенәдән китап укып үскән бала, беренчедән, белемле, акыллы, тәрбияле була. Икенчедән, әти-әни, туганнар һәм дуслар кадерен аңлый. Шулай ук китап баланы тормыш юлына әзерләүче дә, тәрбияләүче дә булып тора. Без күбрәк әкиятләр укыйбыз. Ә әкиятләр баланы ялган сөйләмәскә, мәрхәмәтле булырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә, - диде тәрбияче Ләйсән Әхмәтшина.

Балаларыгыз китапны балалар бакчасында гына укыймы яисә күбрәк өйдә укыйсызмы?

– Кызым Диләрә китапларны күбрәк бакчада укый. Апалары белән нинди әкиятләр укыганын, нәрсәләр өйрәнгәнен өйгә кайткач барыбызга да сөйли, - ди Илзирә Шәрәфуллина.

Даниярның әнисе Гөлнара Гаптелвәлиева кичләрен өйдә китаплар укыганын сөйләде.

– Мин өч бала әнисе. Балаларны йокларга салгач әкиятләр укырга тырышам. Иртә белән торгач та шул әкиятне сөйлиләр әле. Хәзер инде зурлары үзләре укыйлар, кечкенә улым аларны тыңларга ярата - диде ул.

Балалар китапларын каян алырга?-дигән сорау туамы.

Әлеге сорау чыннан да тәрбиячеләр һәм әти-әниләр өчен дә актуаль булып чыкты.

– Әйе, бу сорау барыбызны да борчый. Апаста китап кибете дә, киоск та юк. Бала белән кибеткә барып, үзенә ошаган китапны сайлап алу бик уңайлы булыр иде. Безнең балалар бакчасында кечкенә генә китапханәбез бар. Балаларга кызыклы булсын өчен “Китабыңны кунакка алып кил!” акцияләре уздырабыз. Үзәк китапханәдән дә кызыклы китапларны алып килеп торалар, - диде Ләйсән Әхмәтшина.

#Kazved #читающийтатарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев