“Балалардан рәхмәт ишетүе рәхәт»
Болынбалыкчы авылында яшәүче Гөлүсә апа Халикова 16 елдан бирле мәктәптә пешекче булып эшли.
(14 март, «Апастово-информ»
Балаларны кайнар ризыклар - тәмле ашлар, боткалар, төрледән-төрле салатлар белән сыйлый.
«Мәктәпне тәмалаганнан соң, Казанда пешекче һөнәрен үзләштердем. Авылга кайткач башта 10 ел медпунктта санитарка булып эшләдем, аннары мәктәпкә чакырдылар. Хезмәтемне бик яратам. Балалар тәмләп ашап, рәхмәт әйтеп чыгып китсәләр дә – сөенәм», - ди Гөлүсә апа.
Гөлүсә апа тормыш иптәше Рәис абый белән ике ир бала тәрбияләп үстергән. Кызганыч, иптәше дүрт ел элек дөнья куйган. Олы уллары Руслан хәрби һөнәрен сайлаган. Өч ай ярым Казанда хезмәт итсә, өч ай ярым махсус хәрби операция зонасына җибәрелә. Икенче улы Рәмисе Тәтештә һөнәри белем ала.
«Улларым - төп таянычларым. Аларның бәхетенә, уңышларына куанып яшим. Дөньялар гына тыныч булсын иде, бар Аналарга да балалар куанычы, гаилә тигезлеге телим», - ди ул үзе.
Гөлүсә апаның күңеле игелектә, изгелектә, авылдашлары, туганнары белән дә ул җылы мөнәсәбәттә. Әти-әнисе өчен өзелеп тора, өлкәннәрне көн саен кайгыртып, аларга ярдәм итеп яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев