“Бер телем ипигә тилмереп үстек”
Районда Ленинград блокадасының тере шаһиты булган 2 кеше яши.
(23 декабрь, “Апастово-информ”).
Яңа ел бәйрәме алдыннан аларга район башлыгының күчтәнәчләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова хәлләрен белеп, тормыш-көнкүрешләрен сорашты.
Галия апа Гыйззәтуллина Ленинград шәһәрендә дөньяга килгән. Сугыш башланганда аңа нибары биш кенә яшь булган.
“Тормышымда мәңге онытылмаслык кайгы-хәсрәтләр аша узарга туры килде. Балачагым ачлык-ялангачлык, дәһшәтле сугыш елларында узды. 18 яшьлек абыем сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмады. Бик күп туганнарым һәлак булды ул елларда. Олыгайган көнемдә ике баламны югалту ачысын да кичердем. Без күргәннәр берегезгә дә язмасын, матур тормышта яшәгез”, - дип сөйли Галия апа Гыйззәтуллина.
Галия апа бүгенге көндә чиста-пөхтә йортында тормышына шөкер итеп, гомер кичерә.
“Бер телем ипигә тилмереп үстек”, - дип искә ала сугыш елларын Дүртиле авылында яшәүче Сария апа Сафина да. Ул да сугыш башланганда сабый бала гына була. Ленинград чолганышында калган елларны ул да күз яшьләре аша сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев