Борнаш мәктәбе волонтерлары хәрбиләргә ярдәм эшендә катнаша
Борнаш мәктәбе укучылары тәрбия буенча директор киңәшчесе Альбина Миңнебаева җитәкчелегендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар.
(12 февраль, “Апастово-информ”).
Алар хуш исле чәй ясыйлар, госпиталь һәм казарма өчен мендәр тегәләр.
“Бу эшебез яшь буынның сугышчыларга ярдәм күрсәтергә һәм Ватанга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә омтылуларын күрсәтә. Укучылар да, аларның әти-әниләре дә, укытучылар коллективы да “Ярдәм янәшә” акциясендә теләп катнаша”, - ди Альбина Миңнебаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев