Борнаш укучылары канатлы дусларын каршы алды
Борнаш мәктәбе укучылары сыерчыкларны ел саен яңа оялар ясап каршы ала.
(29 март, “Апастово-информ”).
“Канатлы дусларыбызга сыерчык оялары ясау – мәктәбебездәге матур гадәтләрнең берсе. Быел да мәктәп күләмендә “Яраткан кошларыбызга – оя” конкурсы булды. Бу изге эштә катнашкан укучыларыбызга, әти-әниләргә рәхмәтебезне җиткерәбез. Җиңүчеләрне Кошлар көнендә игълан итәчәкбез”, - ди мәктәп директоры Динә Вилданова.
Укучылар бик тырышып әти-әниләре ярдәмендә оялар ясаган. Төрле-төрле оялар тиздән хуҗаларын да каршы алыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев