Буа картлар йортында яшәүче райондашлар күчтәнәчләр кабул итте
Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында 23 райондашыбыз яши.
(3 октябрь, “Апастово-информ”).
Алар янына күчтәнәчләр алып, хәл белергә, тормыш-көнкүрешләре белән танышырга бару традициягә керде. Бу юлы да Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан күчтәнәчләр илтеп, туган якның җылы сәламен, җитәкчелекнең изге теләкләрен ирештереп кайттык.
Буа картлар йортында 19 райондашыбыз тәрбияләнә. Һәрвакыттагыча алдан ук әзерләнеп, иң матур киемнәрен киеп каршы алдылар алар безне.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина һәркемнең аерым-аерым хәлен сорашып, район башлыгының тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар.
Күчтәнәчләрне Лилия Зәйнуллина һәм Назирә Җиһаншина әзерләгән. Райондашлар арасында да тәм-томнар китерүчеләр булган.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәргә матур концерт күрсәтте. Өлкәннәрнең күңеле булып, алар күз яшьләре аша рәхмәтләрен әйтеп калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев