Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Чирмешән мәдәният йорты кабат ишекләрен ачарга әзерләнә

Чирмешән авылы мәдәният йорты зур үзгәрешләр кичергән.

(25 июнь, “Апастово-информ”).

  Биредә мәдәният йортларын төзекләндерү буенча республикакүләм программа нигезендә күләмле капиталь төзекләндерү эшләре бара. Бина эчке яктан да, тышкы яктан да яңартылган, заманчалашкан. Барлыгы 51 миллион сумлык эш башкарыла. Бүген мәдәният учагы җиһазлар белән тулылана.

Тарихка күз салсак, Чирмешән авылы мәдәният йорты бинасы 1977нче елда төзелә. 48 елдан соң ул яңа сулыш өрелеп, бик тиздән ишекләрен ачачак.

- Бинада капиталь төзекләндерү эшләре гыйнвар аенда башланып китте. Бүгенге көндә бик күп эшләр башкарылды. Тәрәзәләр, җылылык системасы тулысынча алмашты. Электр, санитар челтәр яңадан ясалды. Тышланды, эчтән диварлар да буялды. Бүленеш тә бөтенләй башкача. Уңайлы, матур, якты, - ди Чирмешән мәдәният йорты мөдире Нурия Габдрахманова.

Бина ике катлы. Өске катта китапханә, полиция пункты, авыл җирлеге урын алган. Ә беренче катта - мәдәният йорты.

-Бу вакыйганы авылыбыз белән күптән көттек. Без гомердә дә күрмәгән уңайлылыклар көтә. Бинабыз бик иске, тәрәзә төпләреннән урам күренеп тора, идәннәре дә беткән, түбәсеннән су үтә иде. 150 урынлы тамаша залы һәм янәшәдә генә ял бүлмәсе урын алды. Ял бүлмәсендә теннис һәм бильярд уйнау мөмкинлеге булачак, - ди Нурия Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев