Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Чирмешәнлеләр матур үрнәк күрсәтте

Чирмешән авылында бик матур бәйрәм - Авыл көне узды.

(31 май, «Апастово-информ»).


Бәйрәмнең идея авторы - Гөлшат Нуртдинова. Оештыру эшләре белән дә ул шөгыльләнде. Уеннар оештыру, өстәлләр әзерләүне бердәм тупланган команда - яшел футболкалы кызлар башкарды.

Авылда туып-үсеп, читтә яшәүче егет-кызлар да, авыл халкы да - һәркем хәленә күрә матди ярдәм күрсәтте. Бәйрәмдә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, Апас якташлык җәмгыяте вәкилләре дә катнашты.
Бәйрәмдә "Иң пөхтә ихата", "Иң матур гөлбакча" конкурсларына нәтиҗә ясалды. Төрле кызыклы уеннар, ярышлар оештырылды, һәркем бу ярышларда көчен сынады. Бүләкләр дә мулдан иде. Бәйрәмнән беркем дә буш кул белән кайтып китмәгәндер.


“Бер читтә чәй өстәле көйләнгән. Коймак пешеп тора, самавырлар җырлап кайнап тора, зур казанда тәмле пылау пешкән. Пылау өчен Әлфия һәм Альберт Ризвановларга зуур рәхмәтебез. Алып баручылар Гөлия - Альберт Сәлахетдиновлар, Айрат Айтуганов дәртле җырларыннан өзмәделәр. ТНВ журналисты - авылдашыбыз Алсу Асхадуллина чакыруы белән килгән махсус кунак - Резедә Хөсәенова иң матур җырларын бүләк итте. Гөлфиза апа Зиятдинованың, яшь җырчы, үзебезнен авыл оныгы Булат Фәтхелисламовның, авылыбыз кияве Фаил Садриевның җырлары да бәйрәмгә ямь өстәде. Читтә яшәүче авылдашлар да бик күп кайтканнар иде. Бер-берсе белән очрашып, сөйләшеп туя алмадылар. Һәркем бу бәйрәм ел саен булсын иде, традициягә керсен иде дигән теләктә калды. “Апас” якташлык җәмгыяте вәкиле Сәйдәш Сабитов та катнашты, бүләкләрен тапшырды. "Апас" якташлык җәмгыятенең 30 еллыгы уңаеннан Казанда оештырылачак зур бәйрәмгә дә чакырып китте”, - дип хәбәр итте Нурия Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев