Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Читтән кайтып Апасны үз иткән егетләр дә сайлауларда теләп катнаша

Дәүләки авылыннан Җиһангир Рәшидов беренче тапкыр сайлауларда катнашты.

(17 март, “Апастово-информ”).



Җиһангир Рәшидов гаиләсе белән Таджикстан якларыннан кайткан. Апас районын бик тиз үз иткән ул. Дәүләки мәктәбен уңышлы тәмамлап, бүгенге көндә Апас аграр көллиятендә һөнәр үзләштерә. Әле яңа гына үзенең 18 яшьлек туган көнен дә каршылаган. Сайлауларга да егет бик теләп килгән.
“Биш ел элек гаиләбез белән Дәүләки авылына күченеп кайттык. Апас районы миңа бик ошый. Бик тиз үземә дуслар да таптым. Хәзерге вакытта көллияттә механизатор һөнәрен үзләштерәм. Быел беренче мәртәбә сайлауларда катнашам. Җаваплы да, дулкынландыргыч та”, - ди ул үзе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев