Чүрибураш мәктәбенең “Кояшкай” лагерена йөрүче балаларының һәр көне истә калырлык булып уза
Көн дәвамында балалар өчен кызыклы чаралар оештырыла.
(3 июнь, “Апастово-информ”).
Лагерьга йөрүче балалар иртәнге тәмле ашлар белән сыйланганнан, төрле чараларда катнашып, ял итәләр, конкурс-бәйгеләрдә белемнәрен дә сыныйлар. Табигатькә дә чыгалар. Кармаклар алып, балык тотарга да баралар.
“Табигатькә чыгу истә калырлык мизгел. Балалар балык тотуны аеруча ярата. Матур табигатькә сокланып, кошлар тавышын тыңлау һәр баланың күңеленә ял бирә. Лагерьга йөрүче балаларның һәр көне файдалы уза һәм истә калырлык итеп уза”, - дип язалар Чүрибураш мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев