Дәүләки авылы мәчетендә ифтар ашлары уза
Дәүләки авылы халкы активлыгы белән аерылып тора.
(14 март, “Апастово-информ”).
Дәүләки мәчете тышкы яктан да, эчке яктан да үзенең төзеклеге, матурлыгы, чисталыгы, пөхтәлеге белән сокландыра. Аллаһ йортының һәр почмагыннан иман нуры, җылылык, яктылык бөркелә. Бүгенге көндә биредән халык өзелми, моңлы итеп азан әйтелә, җомга намазлары укыла.
Рамазан аенда да авыл халкы мәчеткә килеп ифтар ашлары уздыра. Намазга килүчеләр тәмле чәйләр эчә.
“Авыл күрке – мәчет. Мәчетле җирлекнең рухы бай”, - диләр. Алга таба да Аллаһ йортының ишекләре ачык булсын, тирә-якка моңлы азан тавышы яңгырап торсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев