Дәүләки мәктәбе укучылары өлкәннәрне котлый
Дәүләки мәктәбенең “Яшь армиячеләр”е һәм “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләделәр.
(3 октябрь, “Апастово-информ”).
Укучылар ветеран укытучылар янында булып, бәйрәм белән котладылар һәм күчтәнәчләре белән сөендерделәр.
“Заман авырлыкларына бирешмичә, илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Фидакарь хезмәтегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмыйбыз, үрнәк булырга тырышабыз”, - дип җылы теләкләрен җиткергәннәр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев