Дәүләки мәктәбе укучылары ветеран укытучыларны котладылар
Ел саен, көз җиткәч, 1нче октябрь көнендә, без Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Илебезнең төрле почмакларында хөрмәтле өлкән буын вәкилләрен төрле бүләкләр һәм истәлекле чаралар белән искә алабыз.
(2 октябрь, «Апастово-информ»)
Дәүләки мәктәбенең "Юнармия" түгәрәгенә йөрүче, "Беренчеләр хәрәкәте" укучылары да ветеран укытучыларны котладылар.
Хөрмәтле абыйлар һәм апалар! Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын! Бәйрәмегез белән!
#ДвижениеПервых
#АпастововДвижении
#ДвижениеРТ
#ПрофсоюзобразованияАпастовоРТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев