Дәүләки мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы узды
Иң элек 2024-2025 уку елындагы эш йомгаклары һәм яңа уку елына бурычлары, белем бирү процессын оештыру турындла сүз булды.
(20 сентябрь, «Апастово-информ»)
ДАИ инспекторы Динар Фәйзуллин юл хәрәкәте куркынычсызлыгы, балаларны имгәнүләрдән саклау, әти-әниләрнең ялгышлары турында сөйләде.
“Балалар велосипед, электросамокат һәм самокатларда йөрергә ярата, ләкин болар аеруча куркыныч тудыра торган шөгыльләрдән санала. Әти-әниләр баланы велосипед, самокатта йөргәндә иминлек кагыйдәләренә өйрәтергә кирәклеге турында уйланмый диярлек. Иң әйбәте – балаларга мондый тенхниканы сатып алмагыз, аларны ышанып юлга чыгармагыз. Юлларда самокатта җилдергән балалар белән очрашып кисәтүләр ясарга туры килә. 6 балага куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен карта төзелде, - ди Динар Фәйзуллин.
Шәфкать туташы Миләүшә Сәгыйтҗанова гриппны профилактикалау һәм вакцинацияләү хакында аңлатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев