Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Дәүләки мәктәбендә узган яңа елны каршылау кичәсе бүләкләргә бай булды

Дәүләки авылы мәктәбендә яңа ел бәйрәменә багышланган бик матур кичә узды.

(29 декабрь, “Апастово-информ”)


  Бәйрәм тамашасын карарга әти-әниләр, дәү әниләр, авылдашлар да килгән иде. Укучылар һәм балалар бакчасы нәниләре кичәгә бик ныклап әзерләнгәннәр. Һәрбер бала үзенең сәләтен, уңганлыгын  һәм булганлыгын күрсәтте. Матур җырлар, шигырьләр яңгырады, дәртле биюләр, кызыклы уеннар кунакларның күңелен күтәрде. Кыш бабай белән кар кызы әлеге бәйрәмнең көтеп алынган кунаклары иде.  
  Бәйрәмгә Дәүләки авылында яшәүче һәм мәктәп белән даими элемтәдә булып, һәрьяклап ярдәм итеп торучы иганәчебез Роза апа Габбасова да катнашты. Ул һәрвакыттагыча һәрбер баланы яңа ел бүләкләре белән сөендерде. Роза ханым шулай ук якыннары махсус хәрби операциядә булган гаиләләрнең балаларына Дәүләки авылы мәчете тарафыннан махсус әзерләнгән яңа ел күчтәнәчләрен дә тапшырды. Әлеге игелекле гамәлләре өчен Дәүләки авылы мәчете хәзрәте Ильяс абый һәм аның хәләл җефете Роза апа Габбасовларга олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Игелекле гамәлләре үзләренә дә әҗер-савап булып кайтсын иде.  Аяз күк йөзе, тыныч тормыш насыйп булсын һәм  хәерле яңа еллар килсен!
Ләйсән Гарифуллина.
  Дәүләки авылы мәктәбе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев