Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Дәвеш авылында яшәүче Гөлназ апа Камалиева хуҗалыгында үрдәк өмәсе гөрләде

Элек халык күбрәк казлар үстерсә, хәзер үрдәкләрне дә күпләп асрый.

(18 октябрь, «Апастово-информ»)


 

Алар өлгергәч, туганнарны, күршеләрне җыеп өмәләр үткәрә. Шундый матур күренешләрнең берсе - Дәвеш авылында яшәүче Гөлназ апа Камалиева хуҗалыгында узды.
- Тавыклар да, үрдәкләр дә асрыйм. Язын, көзен 40лап бройлер чебиләр алам. Тавык итен бик яратабыз. Элеккеге елларда күпләп казлар да асрый идек. Күлләр бетеп бару сәбәпле, аларны үстерергә авыррак, уңайсызрак хәзер. Шуңа күрә үрдәкләргә күчтек. Ел саен 20дән кимне алганым юк. Чирли-вирли токымлыларын алам, - ди Гөлназ апа үзе.
Үрдәкләргә Гөлназ апа арпа кушып бәрәңге пешерә, бодай, фураж ашата. Бераз үстереп, күтәртеп җибәрү өчен берәр капчык комбикорма да ала. Җәе буе бәпкәләре бакчада яшел чирәмдә чемченә, суда коену өчен махсус таз белән су да куйганнар.
“Кош-кортларны вакытында сую да мөһим”, - ди Гөлназ апа. Июль ахырында алган бер айлык үрдәкләре ике ай эчендә өчәр килолы булганнар.
- Үрдәк ите бик тәмле. Каклап та ашыйбыз, духовкада да кыздырабыз. Мантыйларга, өчпочмакларга да бик тәмле. Ә инде үрдәк итеннән пешкән бәлеш тәме тел йотарлык була. Үрдәкнең бөтен эч-башын салам да, күпләп суган турап, борычлап, бәрәңге турап салып пешерәм. Муеннарын кисеп, ә калганнарын бөтен килеш салам. Үрдәк ите күчтәнәчкә дә бик әйбәт. Балаларга, туганнарга да биреп җибәрәм, - ди хуҗабикә.
Өмә белән җыелышып, йонын йолку үзенә күрә күрешү, рәхәтләнеп аралашу, күңел ачу өчен дә сәбәп. “Күршеләрем керде, кызларым кайтты. Бик күңелле булды”, - ди ул.
Гөлназ апа Камалиева үзе сәүдә өлкәсендә эшләгән, 15 ел авыл җирлеге секретаре вазифасын да башкарган. Авылдашлары, хезмәттәшләре алдында да абруе зур аның. Хәзер лаеклы ялда булса да, активлыгы, тормыш сөючәнлеге белән аерылып тора.
- Шат күңелле, олы җанлы Гөлназ апаны авылда хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Тырыш та, ярдәмчел дә, киң күңелле дә ул. Туганнары, күршеләре белән дә бик җылы мөгамәләдә. Кайчан керсәң дә ишеге ачык, нурлы йөзе белән каршы ала, кунак итә. Өмәгә дә бик сөенеп кердем, бик теләп ярдәм иттем, - ди күршесе Эльмира Җәләлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев