Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Дәвеш сукмагы” укучыларда кызыксыну уята

Дәвеш мәдәният йорты коллективы тарихи урыннар буенча “Дәвеш сукмагы” экскурсия маршруты грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында төрле эшләр башкара.

(5 июль, “Апастово-информ”).

“Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән һәм мәдәният бүлеге белән берлектә, бу атнада районыбызның Дәвеш, Урта Балтай һәм Килдураз мәктәпләре укучылары өчен экскурсияләр оештырылды. Экскурсия барышында кече Ватаныбызның борынгы археологик һәйкәлләрендә булдылар, укучылар сәяхәт оештыручыны зур игътибар белән тыңладылар, кызыксындылар, сораулар бирделәр. Барлык катнашучыларга мәгълүмат буклетлары таратылды һәм тәм-томнар бирелде”, - ди мәдәният йорты мөдире Венера Вәлиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев