Гөлчәчәк Гамирова: “Китап укучылар булды, бар һәм булачак. Китап укуга мәхәббәт гаиләдән башлана”
Яшьләр арасында китап укучылар калырмы? Моның өчен нишләргә? – дигән сорау белән бүгенге көндә улы Роберт белән декрет ялындагы яшь әни Гөлчәчәккә мөрәҗәгать иттем.
(18 июль, «Апастово-информ»)
– Мин кечкенәдән китаплар яраттым. Әни миңа ай саен диярлек төрле-төрле, кызыклы, рәсемле китаплар, биремнәр үти торган журналлар алып кайта иде. Уенчыклар белән уйнаганымны да хәтерләмим, бары шул китаплар гына истә калган. Беренче китабым Әлифба булды. Өч яшеннән өстәмә шөгыльләнә торган балалар бакчасына йөри башладым. Дүрт яшендә әкиятләрне үзем укый идем. Аннары әни почта аша бик күп журналлар яздыра башлады. Апас урта мәктәбендә өлкән класста укыганда “Казан утлары” журналын да сорап алдырдым. Мәктәпне тәмамлаганда китапханәгә бүләк итеп калдырдым. Кая гына барсам да китап алмыйча кайтмыйм. Хәзерге вакытта күбрәк психология, бала тәрбияләү буенча китаплар алам. Аларны интернеттан гына да укып була югыйсә, ләкин мин кулыма тотып кәгазь китап укырга яратам.
Инде үзем әни буларак улыма 6 айдан төрле рәсемле, кызыклы китаплар ала башладым.
Бер яшьтә җиде айлык улым белән Казан милли китапханәсенә бардык. Анда шундый тыныч, рәхәт урын. Олылар һәм балалар өчен бүлмәләр бар. Кечкенә балалар өчен дә өстәлләр, урындыклар куелган. Төрле-төрле китаплар карадык. Монда өйдә булмаган китаплар булгангамы, улыма кызык булды. Китапларны алып, рәсемнәрен карадык, мин укып та күрсәттем, аннары һәрберсен пөхтәләп урынына куйдык. Бу шулай ук тәрбия чарасы булып тора. Әти-әни китапка ничек игътибар итсә, бала да шуңа өйрәнә.
Хәзерге вакытта рәсемнәрен ябыштыра торган, төрле биремнәр белән булган китаплар алырга тырышам. Дәү әнисе улыма килгән саен рәсемле китаплар һәм “Салават күпере” журналы алып килә. Роберт аны шундый шатланып ала. Әкиятләрен, шигырьләрен укыйбыз, рәсемнәрен ябыштырабыз. Китапка мәхәббәт гаиләдән башлана. Китап укучылар булды, бар һәм булачак.
#Kazved
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев