Гозеребез үтәлде: хәзер “чаптырып” йөрибез
Коштавылы җирлегендә юл төзелеше тәмамланды.
(21 июль, “Апастово-информ”).
Кильдураз - Коштавылы юлына асфальт салынды. Ул - 1 чакрым 915 метр озынлыкта. Барлыгы 110 миллион сум акча сарыф ителгән.
Коштавылы җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров билгеләп узганча, юл халык гозере белән һәм район башлыгы Айрат Җиһаншинның ярдәме белән эшләнгән.
Коштавылында яшәүче Әсхәт абый Гыйсмәтуллин озак еллар руль артында йөргән. Бүген дә техникадан аерылмый. Җиңел машинасына утырып юллар иңли.
-Шушында тудым, үстем, бар гомеремне хезмәткә багышладым. 1975 елдан бирле техника иярлим. 18 яшемдә “ГАЗ-51” машинасында хезмәт юлын башладым. Аннан “КамАЗ”да йөрдем. Юлсызлыкның нәрсә икәнен яхшы беләм. Кайчандыр асфальт юллар дөньяда бар икәнен дә белми идек. Хәзер җәннәттә йөргән кебек. Менә юлыбыз тагын да такырланды, матурланды. Юл төзергә булышкан кешеләребезгә - район хуҗаларына, юл төзүчеләргә, үзебезнең авылдашыбыз Наил Галиуллинга авыл халкы рәхмәтле, - ди Әсхәт абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев