Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Ябалакта янгын нәтиҗәсендә хуҗа йорт-җирсез калган

23 мартта Ябалак авылында янгын чыга һәм торак йорт яраксыз хәлгә килә.

- Вакыйга урынына баргач, күршедәге корылмаларга да куркыныч янавын аңладык. Агач йортның бар җиренә дә ялкын таралган иде. Ут сарайның да бер читенә үрмәләгән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче авылдашлары хуҗа кешене төтен эченнән алып чыккан, - ди янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән дознавателе Илшат Шәфигуллин.

Ут телләре тиз генә бирешергә теләми. Вакыйга урынында районның янгын сүндерү бүлегеннән 2 бригада, Ябалак, Урта Балтай янгын сүндерү депосынан 2 төркем – барлыгы 4 машина, электр челтәрләре, газ, район үзәк хастаханәсе, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, оператив төркем эшли.

“Янгында йорт һәм аның җиһазлары яраксыз хәлкә килде. Сарай зыян күрде. Авыл халкының уялыгы, ярдәмчеллеге нәтиҗәсендә хуҗа кеше исән-имин калды. Ләкин аның бүгенге көндә торыр урыны юк. Янгынның сәбәбе – тәмәке тартканда саксызлык дип фаразлана. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә. Хөрмәтле райондашлар, ут-күздә сак һәм бер-берегезгә игътибарлы булсагыз иде, - ди Илшат Шәфигуллин.

Хөрмәтле райондашлар әлеге янган йортның хуҗасына ярдәм итәсегез килсә, Шәмбалыкчы авыл җирлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев