Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Ябалакта ике Әлфия – ике адаш әниле-кызлы кебек яши

Ябалактан Әлфия Минһаҗева тәрбиясендә 4 өлкән кеше бар.

Сабырлык та, түземлек тә, олы йөрәк тә кирәк бу эштә. Әби-бабайларның һәрберсенә күңел җылысын өләшә, моңсу чакларына ямь, килер көннәренә өмет, ышаныч өсти ул.


-8 елдан бирле социаль хезмәткәр булып эшлим. Аңа кадәр мәдәният өлкәсендә хезмәт иттем. Килүемне зарыгып көтеп торалар. Ирем дә булыша. Җаваплы да, игелекле дә хезмәт, - ди ул үзе.


Әлфия әби Каюмова да Әлфия килгәнне тәрәзәдән карый-карый, зарыгып көтеп ала. Ул килеп керү белән ялгызлыгын да, авыруларын да оныта.
Әлфия апа моннан 19 ел элек Ташкент каласыннан күченеп кайта. Үзе авылда яшәп кала. Уллары калага китеп урнаша. Балалары ялларда кайтып, ярдәм итеп йөрсәләр дә, Әлфиянең янәшәсендә булуы аңа күңел тынычлыгы бирә.


-Үзем бер эшне дә эшли алмыйм. Кибетнең кайсы якта икәнлеген дә белмим. Бөтен ышанычым Әлфиядә. Ул минем гомеремне дә саклап калды. Аңа изге догада яшим. Йөргән юлларында фәрештәләр канат җәйсен, - ди Әлфия апа.


Үз аягында эшләп, бакчаларны караштырып кергән җирдән Әлфия апа авырып китә. Шул вакытта Әлфия аның өенә килеп, әбинең тавышы үзгәрүен, сүзләре аңлашылмавын сизеп ала. Медицина хезмәткәрләренә хәбәр итеп, кул астындагы даруларны бирә, беренче ярдәмне күрсәтә. Әлфия әби инсульт кичереп, 4 ай хастаханәдә дәваланып кайта. Узган җәйдә авыру тагын кабатлана. Бу вакытта да янында социаль хезмәткәр булып, Әлфия әби кабат авыруларны җиңү бәхетенә ирешә.


-Вакытында ярдәм күрсәткән Әлфиягә, медицина хезмәткәрләре Булат Гайнетдинов белән Гөлия Минһаҗевага рәхмәт. Кайгыртуларын да, дәваларын да тойдым. Бүген йорт тирәсендә акрын гына хәрәкәтләнә алуым да зур бәхет, - ди әби.


Әлфия әбине үзләренә мунчага да алып бара, өйләрен юа, җыештыра, бакчаларын да утыртыша.


-Үземнең әнием инде вафат. Шуңа да Әлфия апаны әнием кебек күрәм. Ул миңа бик якын, - ди ул.

Ике Әлфия – ике адаш әнә шулай аңлашып, әниле-кызлы кебек сөйләшеп, серләшеп гомер итәләр.


Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев