Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Яңа дусларыма - иң йомшак куяннарым”

Апаста яшәүче Исфан Кәбиров үзенең үрнәк гамәлләре белән сокландырып тора. Ул өченче ел рәттән мөмкинлекләре чикләнгән балаларга үзе тәрбияләп үстергән куяннарын бүләк итә. Бу юлы ул Иске Йомралы авылында яшәүче Раил Рахматуллин янында булды.

-Бик матур куянымның берсен Раилгә бүләк иттем. Күчтәнәчне ул бик куанып кабул итте. Аңа куянны асрау серләре буенча киңәшләремне бирдем. Ул аңа бик тиз ияләшер, - ди Исфан үзе.

 

Исфан Кәбиров Апас урта мәктәбенең 8нче сыйныфында белем ала. Ул бик кызыксынучан, тәрбияле һәм мәрхәмәтле егет булып үсеп килә. Исфан әнисенә дә зур терәк булып тора, кош-кортларны, терлекләрне караша. Апасы Анисә белән дә алар бер-берсе өчен өзелеп торалар.

 

Раилнең әти-әнисе Айрат һәм Алисә Рахматуллиннар Исфанга игелекле гамәле өчен рәхмәтләрен белдерәләр һәм киләчәктә дә матур сыйфатларын югалтмавын теләп калалар.

Ландыш Гайнуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев