Яңа уку елында районда 128 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк
1 сентябрь көнне мәктәпләрдә Белем көне үтәчәк.
(31 август, “Апастово-информ”).
Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Балалар җәйге озын яллардан соң, кабат мәктәп парталары артына утырырга әзерләнә.
Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, яңа уку елында барлыгы 1515 бала мәктәптәрдә белем алачак, 128 бала өчен тәүге тапкыр кыңгырау чыңлаячак. Хәерле уку еллары булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев