Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Язгы ялның бер көне

Тиздән, бик тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары олы тормыш юлына аяк басачак. Анда төрле сукмаклар, кайсыннан китәргә, кайсы сукмак сикәлтәсез, уңышлы булыр?

(31 март, "Апастово-информ")


Бу чорда укучыларны төрле уку йортлары ачык ишекләр көненә чакыра. Менә бүген, 29 март көнне 8, 9 нчы сыйныф укучылары Аграр көллиятендә булып, андагы тормышны күреп, танышып кайттылар. Бина төзек, матур, пөхтә һәм бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган.
Башта укучылар алдында төрле оешмалардан килгән җитәкчеләр чыгыш ясады. Аграр көллиятендә укыганнан соң, кайсы өлкәләрдә хезмәт итеп, күпме хезмәт хакы алып булачагын аңлаттылар, үзләренә эшкә чакырып калдылар.
Аннары волонтер студентлар итәгатьле итеп аралашып, укучыларны төрле уку һәм практика үтү кабинетларына озатып йөрделәр.
Мастер-классларда укучылар үзләре дә шул һөнәр ияләре булып карадылар, ашханәдә сыйланып та чыктылар.
Ә инде иң кызыгы урамга чыккач дәвам итте. Укучылар үзләре теләгән транспортның руле артына утырып, йөртеп карадылар.
Яңа уку елыннан һич икеләнмичә, бирегә киләчәкмен, дигән укучыларыбыз булуы сөенечле. Аларның чын кеше, җир хуҗасы, авыл тормышын алга әйдәүче булачагына ышаныч зур. Биредә барлык шартлар да тудырылган, ә иң әһәмиятлесе - барысы да түләүсез. Көллияттән соң, район мәдәният йортына юл алдык. Пушкин картасы белән Борнаш авылының “Ләйсән” театр коллективы куйган “Ике болыт” (Мөнирә Сафина) спектаклен карадык. Искиткеч тирән эчтәлекле, тирән мәгънәле спектакль һәркемгә ошады.
Әлеге көн укучылар күңелендә озак сакланыр дип уйлыйм.
Фирая Хисамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев