Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Идрәз авылында яшәүче Миңнесания әби Заһидуллина: “Нужалар тарихта калды”

Акъәби 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(23 январь, “Апастово-информ”)



Миңнесания әби бик олы яшьтә булса да, зарлануны белмичә, якыннарын сөендереп гомер итә. Намазын да укый ул, тәсбихен дә тарта, уразасын да тота. Гомер буе тик тик утырырга күнекмәгән акъәбигә сокланмый мөмкин түгел. Тәмле итеп юкалар да пешерә, карын да көри, гомумән, хуҗалык эшләрен бик яратып башкара. Ире Равил абый белән 4 кыз тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә балаларының, кияүләренең, оныкларының кайгыртуын тоеп, Ходайга шөкер итеп, рәхмәтле булып яши.


Миңнесания әби Заһидуллинаны гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, авыл җирлеге башлыгы Ринат Сатдинов котлады. Алар акъәбигә олы хөрмәт хисләрен белдереп, матур теләкләрен ирештерделәр, район башлыгының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләмен һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.


Миңнесания әби ун яшеннән абыйсы белән көтү көтә башлый. 15, 16 яшьләрендә фермага дуңгыз карарга керә. Гомер буе колхоз хезмәтендә була ул.
“Нужалар тарихта калды, аларны язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел”, - дип искә ала ул үзе.
Тулырак “Йолдыз” битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев