Идрәз мәдәният йортында каурый сыдыру йоласы яңарды
Идрәз мәдәният йортында «Каз өмәсе» бәйрәме кысаларында, каурый сыдыру йоласын яңарттылар.
(21 ноябрь, “Апастово-информ”).
Анда Иске Йомралы, Ишеево, Табар Черкене җирлеге мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Бу борынгы йола мәдәни традицияләрне сакларга ярдәм итә һәм җирле халык арасында дуслыкны ныгыта. Сәхнәдә җыр-моңнар белән бергә каз йолку, каз каурыен сыдыру хакында күп мәгълүматлар яңгырады. Май канаты ясау буенча мастер класс узды. Күңелле уеннар да читтә калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев