Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Илдар Гыйльметдинов: социаль биналар төзү буенча Апас районы алдынгы рәтләрдә

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә районда баручы төзелеш эшләре һәм яңа гына кулланылышка тапшырылган спорт биналары белән танышты.

(30 июнь, “Апастово-информ”).

  Ул Югары Ындырчы җирлегендә сафка басучы кошчылык фабрикасында булды һәм районда төбәктәге иң эре кошчылык фабрикасы төзелүен ассызыклады.

Депутат төзелеш эшләренең барышы белән кызыксынды һәм җитәкчеләр белән аралашты.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин кошчылык фабрикасы төзелеше - районда гамәлгә ашырылучы иң мөһим инвестицион проект булуын билгеләп узды. Фабрикада елына 655 миллион данә йомырка җитештерү планлаштырылуы һәм 325 кешегә эш урыны булдырылуы хакында әйтте.

Кошчылык фабрикасы җитәкчесенең җитештерү буенча урынбасары Рамил Яруллин төзелеш эшләре тулы куәтенә баруы хакында белдерде.

“Чебиләр үстерелә торган 8 корпус төзелде. Хәзер корпусларның җидесендә җиһазлар куела. Өчесе тапшыру этабында. Ике корпуста җилләтү системасын эшләп бетердек. Эш тулы куәтенә бара. Фабрикага керү юллары ясала. Төзелеш эшләрендә 300гә якын кеше катнаша. Август аенда беренче чебиләр кайтуы көтелә. 86 мең чеби кайтачак, - дип таныштырды кошчылык фабрикасы җитәкчесенең җитештерү буенча урынбасары Рамил Яруллин.

Чирмешән авылы мәдәният йорты зур үзгәрешләр кичергән. Биредә мәдәният йортларын төзекләндерү буенча республикакүләм программа нигезендә күләмле капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланган. Хәзер ул үзенең ачылышы көтә. Бина эчке яктан да, тышкы яктан да яңартылган, заманчалашкан. Барлыгы 51 миллион сумлык эш башкарыла. Бүген мәдәният учагы җиһазлар белән тулылана.

Тарихка күз салсак, Чирмешән авылы мәдәният йорты бинасы 1977нче елда төзелә. 48 елдан соң ул яңа сулыш өрелеп, бик тиздән ишекләрен ачачак.

“Бинада капиталь төзекләндерү эшләре гыйнвар аенда башланып китте. Бүгенге көндә бик күп эшләр башкарылды. Тәрәзәләр, җылылык системасы тулысынча алмашты. Электр, санитар челтәр яңадан ясалды. Тышланды, эчтән диварлар да буялды. Бүленеш тә бөтенләй башкача. Уңайлы, матур, якты”, - ди Чирмешән мәдәният йорты мөдире Нурия Габдрахманова.

Бина ике катлы. Өске катта китапханә, полиция пункты, авыл җирлеге урын алган. Ә беренче катта - мәдәният йорты.

“Бу вакыйганы авылыбыз белән күптән көттек. Без гомердә дә күрмәгән уңайлылыклар көтә. Бинабыз бик иске, тәрәзә төпләреннән урам күренеп тора, идәннәре дә беткән, түбәсеннән су үтә иде. 154 урынлы тамаша залы һәм янәшәдә генә ял бүлмәсе урын алды. Ял бүлмәсендә теннис һәм бильярд уйнау мөмкинлеге булачак”, - ди Нурия Габдрахманова.

Коштавылы җирлегендә юл төзелеше эшләре бара. Җитәкчеләр әлеге эшләр белән дә танышты.

“Кильдураз - Коштавылы юлына асфальт салынды. Ул - 1 чакрым 915 метр озынлыкта. Барлыгы 110 миллион сум акча сарыф ителде. Юл бик начар хәлдә иде. Асфальт юл тетелгән, чокырлы иде. Бу эш халык соравы буенча эшләнде. Район башлыгы булышлыгы белән халык гозере үтәлде. Коштавылы халкы исеменнән бик зур рәхмәт”, - диде Коштавылы җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров.

Илдар Гыйльметдинов «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында төзелгән «Апас-арена” стадионы белән дә танышты. Стадионның футбол кыры, йөгерү юлы һәм административ бина – бар да заманча. Спортчылар өчен барлык шартлар да бар. 2019 елда футбол кыры өчен 10 миллион, 2024 елда төзелеш өчен барлыгы 220 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Апас үзәгендә шундый матур бина барлыкка килде. Республикада бу программа 2020 елдан гамәлгә ашырыла. Ул федераль, республика бюджетыннан һәм бюджеттан тыш керемнәргә нигезләнгән.

«Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында сафка баскан “Максат” өстәл теннисы үзәге белән дә таныштылар.

Теннис манежы 2024 елның август аенда төзелә башлаган иде. Аның өчен 144 миллион сум акча сарыф ителгән. 1 мең кв метрлы бинада, 12 теннис өстәле урын алган. Заманча спорт бинасында балалар да, яшьләр дә, олылар да шөгыльләнеп, буш вакытларын файдалы ялга багышлый ала.


Манежда спорт залы, киенү-чишенү бүлмәләре, душ, тренер һәм шәфкать туташы бүлмәләре урын алган. Бар да яңа һәм заманча. Эшләр өчен дә, ялны спортка багышлар өчен дә барлык шартлар тудырылган.

“Районның спорт мәктәбендә 500гә якын бала шөгыльләнә. 5 төрле спорт төре буенча белем һәм тәрбия бирелә. Йөзү, футбол, волейбол, татарча көрәш, бокс төрләре буенча тренерлар эшлиләр. Өстәл теннисы буенча түгәрәккә дә балалар җыябыз. Безнең спорт биналары җәйге чорда көндезге сәгать икедән кичке 9га кадәр эшли”, - ди спорт мәктәбе директоры Айдар Хәйруллин.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов эш визиты ахырында фикерләре белән дә уртаклашты.

“Чыннан да, Апас көннән-көн матурая, күп кенә биналар ачыла, искеләре яңара. Бүген спорт биналарын һәм авыл хуҗалыгы өлкәсен карадык. Республика ярдәме белән, федераль программаларда катнашып, балалар өчен спорт белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинчелекләрне булдырырга тырышабыз. Апаста спорт биналары шулкадәр күп! Эшне Боз сараеннан башлаган идек. Бүген инде суда йөзәргә, хоккей, футбол, теннис уйнарга була. Балаларыбыз уйнасын, нык, сәламәт, тәртипле булып үссен, тырышып укысын. Республика Рәисе зур ярдәм итә, район җитәкчесе тырыша. Бүгенге көндә мөһим эш – юллар салына. Чөнки, бу темага халыктан әле гозерләр җитәрлек. Бу юнәлештә дә эш алып барыла. Мәдәният учакларыгыз яңара. Чирмешән авылында бик матур мәдәният йортын карадык. Гомумән алганда, социаль биналар төзү буенча Апас районы алдынгы рәтләрдә бара. Халыкны, бигрәк тә яшьләрне авылда калдыру, авылларга тарту өчен мөмкинчелекләр тудыру максатыннан эшлибез. Кошчылык фабрикасында да киләчәктә халык өчен эш урыннары булачак. Район башлыгының сәнәгать мәйданчыгы төзергә дигән фикере бар. Эш урыннары бар, кеше әйбәт хезмәт хакы алып эшли икән, яшьләр дә авылда калачак, - диде депутат.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев