Йон бәйләгән кабам – яшьлегем төсе
Хәзер кем белән генә аралашма, һәр кешенең үз күңеленә ятышлы һөнәре, шөгыле бар. Кемдер өстәмә керем дип тырышса, кемдер борчу-мәшәкатьләрен онытып тору өчен үзенә шөгыль таба.
Болынбалыкчы авылында яшәүче Әминә апа Хисамова онытылып бара торган кәсепләрнең берсе – йон эрләргә ярата. Ул безгә каба, орчык кебек, бүгенге көндә кулланыштан төшеп калган эш кораллары турында сөйләде.
-Йон эрләргә әниемнән өйрәндем. Ә беренче кабамны тормышка чыккач, Минвәли абыегыз эшләп бирде. Ул минем яшьлегем төсе. Шуңа да бик кадерле. Таң белән уянып китсәм дә, кич җитсә дә, көндезләрен дә кулым тик тормый. Телевизор каршысында сәгатьләр буе эрләп-бәйләп утыра алам. Шулар белән күңелем тынычлана, борчуларым тарала, - ди Әминә апа.
Әминә апа үзе Кормаш авылыннан. Болынбалыкчы авылы егете Минвәли абый белән тормыш корып, ике ир-бала, бер кыз үстергәннәр. Авылда да хезмәт сөючән, тырыш, уңган-булганлыклары белән аерылып торганнар. Тик утырырга күнекмәгән Минвәли абый белән Әминә апа бүген дә терлекләр асрыйлар. Саннары гына кимегән. Шулай булса да, ихаталарында бер сыерлары, дүрт бозаулары һәм бер сарыклары дә бар икән.
-Икебез дә колхозда хезмәт иттек. Парлашып эшкә китеп, җитәкләшеп кайта идек. Балаларыбыз да безнең үрнәктә эш сөючән, тырыш булдылар. Олы улыбыз бүгенге көндә махсус хәрби операциядә. Чакыру килгәч тә, карышып тормады, җыенды да чыгып китте. Әминә апагыз бәйләгән оекбашларын улыбыз кебек Ил сагында торучы егетләргә дә җибәрде, - дип сүзгә кушыла Минвәли абый.
Өлкәннәр сөйләгән арада күзем әледән-әле Әминә апаның җитез кулларына төшә. Сабыр гына, җайлап кына эрләвен дәвам итә ул. Шулкадәр оста итеп эрли, хәтта кулына күз иярми.
-Башта йонны язабыз, кабага куеп эрлибез, ике орчыкны бергә йомгакка чорныйбыз. Көзге йон эрләнми. Анысын итек басу өчен генә кулланып була. Иң яхшысы – язгы йон. Эрләргә дә җайлы, - ди Әминә апа эшен дәвам итеп.
Әминә апа гомумән, кул эшләренә бик оста. Ыргак белән җептән мунчала да бәйли ул. Төрле төсле мунчала бәйләп, үзенә күңел рәхәтлеге ала. Мунчала бәйләү өчен осталык та, сабырлык та кирәк. Аны өйрәнүе бер дә җиңгел түгел. Мунчала үрү серләрен безнең белән дә уртаклашты. Тик бер күрүдә генә бу эшнең нечкәлекләрен белеп бетереп булмый икән.
Кул эше остасы булу өчен үҗәтлек тә, сабырлык та, ихтыяр көче дә кирәк. Авылларда яшәүче шундый сәләтле, алтын куллы кешеләр белән танышып, аларга сокланып кайту – үзе бер ләззәт.
Ландыш Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев