Йон оекларда - йөрәк җылысы
“Эчке киемнәрне тегү өчен яулыклар да кулланабыз, яралылар өчен үкчәсез оекбашлар да бәйлибез”, - ди Кече Күккүз авылы клубы мөдире Гөлүзә Зәйнуллина. Кече Күккүз авылының олы йөрәкле апалары махсус хәрби операция башланганнан бирле изге эштә.
(1 август, «Апастово-информ»)
Районыбыз авылларында яшәүче абый-апалар да алгы сафларда булган егетләр өчен җан ата. Аз булса да ярдәмебез тисен дип, ни генә әзерләми алар. Маскировка челтәрләре дә үрәләр, окоп шәмнәре дә ясыйлар, тегәләр дә, бәйлиләр дә. Кече Күккүз авылының олы йөрәкле апалары да махсус хәрби операция башланганнан бирле изге эштә. Клуб мөдире Гөлүзә Зәйнуллина белдерүенчә, хәрбиләргә ярдәм әзерләүдә авыл халкы бердәм кушыла.
-Эшебезне йон оеклар бәйләп башладык. Аның өчен иң элек сарык йоннары юнәттек. Авылдашларым бу эшкә бик теләп алындылар. Кайсы сарык йонын яза, кайсы җеп эрли, кайсы бәйли. Шулай итеп, җепләрне үзебез дә әзерләдек, сатып та алдык. Барысы 15ләп хатын-кыз җыелды, - дип сөйли Гөлүзә апа.
Районыбызның көмеш волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Сания апа Сафиуллина күккүзлеләрнең тырышлыкларын күреп, госпитальгә эчке киемнәр тегәргә тәкъдим ясый. Биредә эшләүче апалардан үрнәк алып, “Мин дә тегеп карыйм әле”, дип, Гөлүзә апа башта үз өендә, үз тегү машинасында госпитальгә киемнәр әзерләргә тотына.
-Башта тукымаларны көмеш волонтерлардан килеп ала идем. Алары беткәч, авылдашларга мөрәҗәгать иттем. Шунда ук хуплап алып, ярдәм кулы сузучылар күп булды. Аннары апалар тагын да җайлырак ысулын - яулыклардан тегүне уйлап таптылар. Барлыгы 130лап яулык китерделәр. Яулыкларны юабыз, үтүклибез дә, Апаска “Алга” клубына китерәбез. Сания апа Сафиуллина ярдәм итәргә ашкынып торубызны күреп, тагын бер тәкъдим ясады. Каты җәрәхәтләнеп, госпитальдә дәваланучы егетләргә үкчәсез оекбашлар кирәк икән бит! Җиң сызганып кабат эшкә керештек”, - ди Гөлүзә апа.
Җепләтә дә, акчалата да ярдәм итүчеләр күп була. Җыелган акчага аякларны какламый торган, җайлы булсын дип, махсус җепләр сатып алына. Апаларның һәрберсе 30лап һәм аннан да артык оекбаш бәйли. Аларны төрле размерда - кайсын озынрак, кайсын киңрәк, кайсын таррак итәләр.
-Безнең оекбашлар тәннәрен җылытып, аз гына булса да күңелләрен юатырлык булсын иде, дөньялар тынычланып, ир-егетләребез тизрәк әйләнеп кайтып якыннарын сөендерсеннәр иде, - дип телиләр күккүзлеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев