Ишеево җирлегендә халык җыены узды
Идрәз авылында халык җыены район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов җитәкчелегендә дәвам итте.
(23 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Ишеево җирлеге составына 5 авыл керә.
“Халыктан барлыгы 99 мең 500 сум үзара салым акчасы җыелды. Идрәз – 45 мең, Дүртиле – 38 мең 500, Марьина 16 мең. Әлеге акчалар республика хисабыннан 4 тапкыр артып кайтып, халыкның тормыш-көнкүреш яхшырту өчен тотылды”, - диде җирлек башлыгы Ринат Сатдинов.
Халык җыенында киләчәктә башкарыласы эшләр хакында да сүз булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев